Казанда XIII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале тәмамланды. Быелгы фестиваль географик масштабы үсү белән үзенчәлекле. Россия төбәкләреннән тыш Казахстан театры труппасы да катнашты. Фестиваль көндәлеген хәбәрчебез Алия Галиуллина әзерләде.
Дистәдән артык коллектив заманча һәм үзенчәлекле спектакльләрен Татарстанның биш театраль мәйданчыгында тәкъдим итте. Белгәнебезчә фестиваль 10 ел дәвамында Камал театры тарафыннан үткәрелде, ә соңгы өч елны Габдулла Кариев театры оештыра.
Фестивальнең шундый уңышлы тарихы булуына сөенәм ди театрының директоры Луиза Шарова.
«Һөнәр» фестивале кысаларында остаханәләр үткәрелде. Театр тәнкыйтьчеләре заманча театр, аның төрләре, темалары һәм исемнәре турындагы фикерләре белән дә уртаклашты. ГИТИСның өлкән укытучысы Владислава Куприна белдерүенчә Мәскәүдә театрда яңалык юк, аны күрү өчен Казанга яки Новосибирскийга барам, бүген театрның «алтын чоры» аерым төбәкләрдә. Чакырылган спикерларның әңгәмәдәше булып Нияз Игъламов чыгыш ясады.
Тәнкыйтьче Глеб Ситковский белем бирү дәресләре кысаларында заманча театрның берничә төрен билгеләп үтте. Зал белән сәхнә арасын юк итү, ачык һавада уйнау, иммерсив, яки спектакль махсус театр бинасында бик аз тамашачының үзен дә катнаштыру һәм дүртенче төре залдан бер тамашачы спектакльгә кушыла.
Әлбәттә бу төрләр бәлки камил үк түгелдер әмма сайлап алу мөмкинлеге бирә. Татарстанда да бу төр спектакльләргә мисаллар бар.
Һөнәр фестивале яшь режиссёрларга, актёрларга киң колачлы осталык чарлау мәйданы. Тамашачылар игътибарына соңгы театраль сезонда сәхнәләштерелгән спектакль премьералары тәкъдим ителде. Башкорт академия театры Җинаять һәм җәза премьерасын күрсәтте.
Узган елгы белән чагыштырганда быел тәнькыйтьчеләр зур бәя бирергә ашыкмады. Профессиональ яктан үсәргә, Һөнәр фестивале дәрәҗәсен тагын күтәрергә бар яктан да мөмкинчелекләр бар дип искәртте белгечләр.
Алия Галиуллина, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.