Казанда «Бизнес коррупциягә каршы» иҗтимагый процедуралар үзәгенең 10 нчы утырышы онлайн-форматта узды.
Юристлар, эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, экспертлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре эшмәкәрләрнең мөрәҗәгатьләрен бергәләп тикшерделәр. Көн тәртибендә өч мөрәҗәгать бар иде. Төрле тармак вәкилләре барлык очракларда да нигезсез җинаять эзәрлекләвеннән зарланды. Һәр запросны тикшерделәр, эксперт бәяләмәсе чыгардылар, хәзер әлеге эшмәкәрләргә суд мәшәкатьләрен тикшерергә иҗтимагый процедуралар үзәге ярдәм итә. Ул төрле яктан катлаулы ситуацияләрне карау һәм алар буенча карарлар чыгару өчен махсус булдырылган.