Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында премьера. “Ядәч! Исемдә!” бер гаилә трагикомедиясе режиссёрның тормышыннан бер өзеге булып тора.
Спектакль яңача форматта ясалган. Алты яшендә Сәрдәр Таһировский, спектакльнең режиссёры, Казаннан Венгриягә күчә. Тик туган шәһәре хәтереннән чыкмый һәм күп кенә эшләрендә элеге хәтерләр урын таба. “Ядәч! Исемдә!” 1980-1990 еллардагы Казанны, Сәрдәрнең балачак хәтирәләренә багышланган. Ләкин бүген генә Айрат Бик-Булатов, Миләүшә Гафурова, Энҗе Дусаева һәм Йолдыз Миңнуллина ярдәмендә “Ядәч! Исемдә!” пьесасы дөнья күрә ала. Спектакльда режиссёрның танышлары, туганнары искә төшерелә. Әсәрнең уртасында кечкенә Сәрдәр. Тамашачы аның балачагына чума һәм үткән вакыйгалар күз алдында барлыкка килә.