Шушы көннәрдә генә Бөтендөнья татар конгрессының Киңәйтелгән Милли Шура утырышы булып узды.
Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев 2021 елгы эшкә йомгак ясап, киләсе елга эш планы белән таныштырды. “2022 елда оешманың 30 еллык юбилее. Шулай ук киләсе елга Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездын үткәрергә җыенабыз. Бу чаралар “Без бергә! Безнең көч – бердәмлектә!” шигаре астында оештырылга тиеш икәнен ассызыклады милли шура рәисе. Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдәге Милли Шура әгъзалары Zoom-конференция режимында катнашты. Киңәйтелгән утырышка чакырылган кунаклар Бөтендөнья татар конгрессының еллык эшчәнлеге нәтиҗәле булуын искәртте.