Көн саен куркыныч авыруга каршы торып яшәүче балалар Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатларының игътибар үзәгендә. Алар хәйрия чарасы оештырып, республика клининк хастаханәсенең яман шеш авырулары үзәгендә дәвланучы сабыйларга уенчыклар, машиналар, рәсем ясау өчен буяулар, карандашлар, яшүсмерләргә төрле өстәл уеннанры җайланмаларын бүләк иттеләр.
Хәйрия акциясе “Кыюлык тартмасы” дип атала. Әлеге бүләк кыюлык һәм ныклык билгесе буларак авыру балаларны сөендерде. Әлеге игътибар авыру балалаарга дәвалану процессыннан соң, психологик киеренкелекне йомшартырга, кәефләрен күтерергә булыша