Быелгы коры җәй малларга кышка җитәрлек азык әзерләүдә нинди кыенлыклар тудырды? Бу фермер һәм шәхси хуҗалыкларда терлекләр саны кимүгә китермәдеме?
Татарстан радиосының иртәнге турыдан-туры эфиры шушы һәм кышкы чорда малларның продуктлылыгын киметмәү, мал асраучыларга дәүләт ярдәме, кышкы ярминкәләрне оештыру тәҗрибәсе хакында барды Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Ленар Гарипов барысына да тәфсилләп җавап бирде, фермерлыкны оештыру, кредит алу буенча тыңлаучыларның сорауларына җаваплар бирде. Студия кунагына без дә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.