«Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханә» инвалидлар өчен республикакүләмендә бердәнбер методик үзәк. Биредә һәрдаим сәламәтлеге чикле кешеләр өчен төрле чаралар үткәрелә.
Шушы көннәрдә китапханәнең уку залында «Күңел җылысы» концерты, «Игелек билгесе астында» дип аталган күргәзмә-ярминкә уздырылды. Моннан тыш, китапханәнең үзендә һәм аның филиалларында аудиокитап тыңлаулардан тыш, кызыклы әңгәмә, мәгълүмат сәгатьләре, остаханәләр, интеллектуаль уеннар, концертлар, махсус спектакльләр оештырыла. Үзләре килә алмаучы, сәламлеге чикле кешеләр өчен, хәтта интернет аша онлайн чаралар да үткәрелә ди, әле яңа гына сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республикакүләм махсус китапханәгә директор итеп билгеләнгән Идрис Хәйретдинов.
Идрис Хәйретдинов
сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республикакүләм махсус китапханә директоры