Күптән түгел генә Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә “Авылның иң көчлесе” “Самый сильный на селе” Бөтенроссия турнирының финал ярышлары булып узды. Бәйгедә Россиянең 31 төбәгеннән 1500 дән артык иң көчле яшьләр, студентлар катнашырга теләк белдерде. Беренче турны үз төбәкләрендә үтеп, ярымфиналга чыкканнар Казанга җыелды. Тулырак Фәннур Хәсәнов видеоязмасында.
Мең ярымнан артык катнашучыдан, ярымфиналга 160 кеше чыкты. Көннең беренче яртысында финалга чыгар өчен көрәш барса, икенче яртысында иң көчлеләрне ачыклау өчен ярыштылар. Җиңүчеләрне бәяләү- Олимпия ярышларындагы кебек алып барылды -ирләр-90 килограммга кадәр һәм югарырак, хатын –кызлар арасында-70 килограмга кадәр һәм югарырак үлчәмдә оештырылды. Шулай ук Һәр катнашучы аерым, шәхси исәбенә баллар җыеп, үз авырлыгы үлчәмендә, һәр төрдә, җиңүче була ала.
Һәрбер катнашучы спортсмен кебек мин дә җиңәр өчен килдем, үзем өйрәнгәнне, булдыра алганымны күрсәтер өчен катнашам.Әлеге турнирга бик каты әзерләндек. Казан безне бик җылы каршылады. Бик матур шәһәр. Оештыручылар белән без инде күптәннән таныш, алар безнең Саранск шәһәренә килеп, сайлап алу турында катнаштылар Безгә финалда катнашырга рөхсәт бирделәр.
Мин яшьтән үк спортның берничә төре белән шөгельләнәм. Парашют белән сикерү спорты, җиңел атлетика белән. Соңгы вакытта авыр атлетикага күчтем. Монда беренче тапкыр катнашам. Әлбәттә, җиңәр өчен килдем. Бөтен көчемне куеп тырышачакмын. Тренерым мине бик яхшы әзерләде.
Ярыш барышында катнашучыларны төрлечә сынап карадылар, авыл хуҗалыгында кулланылучы үзйөрешле машиналарны тартумы, әллә инде иң зур техниканың авыр көпчәген әйләндереп алып барумы, төрле авырлыктагы капчыкларны күтәреп күчерү дисеңме, төрле үлчәмдәге снарядлар күтәрүме — барысы да булды.
Бүген финал көне. Аңа кадәр без һәр регионга барып, әлеге ярыш этапларын карадык, бәяләдек, сайладык. Россиянең күп регионнарында булдык: Камчаткадан алып Калиненградка кадәр. Иң көчлеләр бүген Казанга килделәр. Югары дәрәҗәдәге ярышлар булачак. Казан шәһәре өчен бу бик зур дәрәҗәдәге тамаша.
Иң көчлеләр соңыннан билгеләнде. Һәрбер җиңүчегә акчалата бүләкләр тапшырылды.
Фәннур Хәсәнов, Ленар Хәбибуллин Татарстан яңалыклары.