Татарстан журналистлар берлегендә Казан университеты укытучысы Юрий Фроловка багышлаган хәтер көне үтте. Журналистлар остазы турында истәлекләр белән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан уртаклаша.
Озак вакытлар университетта эшләгән Юрий Фролов берничә буын журналистлар тәрбияләгән укытучы. Шулай ук ул фоторепортаж остасы була. Зөя, Алабуга һәм башка Татарстанның тарихи урыннар белән бәйле фоторәсемнәре басылып та чыга, музейларда да саклана.
Журналистика музеенда оештырылган фоторәсемнәр күргәзмәсе Юрий Иванович шәхси архивыннан әзерләнгән.
Караңгылыкны сүккәнче, бер нәни шәм кабызып куй дип язган ул көндәлекләрендә. Әти бик якты, нурлы кеше иде дип искә ала балалары.
Әти бик таләпчән кеше иде. Беренче чиратта үзенә, безгә карата. Шуңа күрә, миндә үзтәнкыйть тә көчле. Гел камиллеккә омтылырга тырыша идем. Әти мактар дип өмет иткән чаклар да булды. Ә ул киресенчә, тәнкыйтли иде. Әти мәктәбен үтү мине иҗадилыкка өйрәтте.
Әти бик иҗади һәм тулысынча журналистикага мөкиббән кеше булды. Анда яшәү көче ташып тора иде. Ул энергия безгә — балаларына да күчкән күрәсең.
Биредә аның шәхси һәм иҗтимагыш тормышын чагылдырган 100дән артык экспонат куелган. Күргәзмә 28 декабрьгә кадәр эшли.
Мөршидә Җиһан , Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.