Дәүләт Советының чираттагы утырышында депутатлар 20 дән артык мәсьәләне карады. Сайлау кодексына һәм кайбер республика законнарына төзәтмәләр керттеләр, коронавирус йогышы вакытында чикләү чараларын регламентлаучы федераль закон проектын хупладылар. Ә фикер алышуның төп темасы — киләсе өч елга Татарстан бюджетына ачыклык кертү иде.
Җәмәгать урыннарында һәм транспортта куар-кодларны тикшерү республика парламентарийларының игътибар үзәгендә. Алар «Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында»гы Федераль законга өстәмәләр кертте. Яңа маддә буенча һәркем прививка ясату яки прививкадан тыелу турындагы документларны тапшырырга тиеш.
Моның өчен куар-кодларны чыгарабыз. Бу-ашыгыч чара. Тагын нинди дә булса эшләр башкарырга кирәк иде, диләр, тик нинди эшләр? Без битлекләр, перчаткалар киеп йөрдек, прививка ясаттык, предприятиеләрдә эшләр алып бардык. Әмма бу нәтиҗә бирмәде.
Республикада һәм илдә коронавирус белән авыручылар саны кимүгә таба бара, әмма тынычланырга иртәрәк әле. Чикләү чараларына бердәнбер альтернатива – локдаун, ягъни күченеп, читкә чыгып йөрүләрне катгый туктату.
Ковид йогышынан үлем – китем саны артты. Чирлеләр йогышны тагын да авыррак кичерә. Катгый чараларны йомшартсак, киеренкелек, авырулар тагын да артырга мөмкин.
Гамәлдәге куар-код кагыйдәләрен киләсе елның 1 июненә кадәр саклап калырга тәкъдим итәләр. Сессиянең көн тәртибендә киләсе өч елга бюджет та бар иде. Икенче укылышка 533 төзәтмә кертелгән.
Киләсе елда бюджетка 300 миллиард сум акча җыю, ә 324 миллиард сум тоту планлаштырыла. Бюджет дефициты 24 миллиард сум күләмендә планлаштырылган.
Парламентарийлар бюджетны аңлы рәвештә арттырырга булды.
Парламентта «Вакытлы басмаларга язылып бүләк ит» хәйрия акциясе дә узды. Халык ышанычлылары шефлыкка алынган учреждениеләр – интернат-йортлар, мәктәп һәм авыл китапханәләре өчен газета-журналларга язылды. Фәрит Мөхәммәтшин, гадәттәгечә, киләсе елга Баулы өлкәннәренең интернат-йортына берничә басма яздырды.
Дәүләт Советы ил президенты Владимир Путинга Яшел Үзәнгә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирү турында мөрәҗәгать итте.
Татарстан Милли музеенда Республика Югары Советы Президиумы рәисе Салих Батыевның тууына 110 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды. Танылган сәяси эшлеклесен Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм күп чакырылышлар парламентарийлары искә алды. Экспозицияне ачканда Салих Батыев биографиясеннән моңа кадәр киң җәмәгатьчелекә мәгълүм булмаган фактлар китерелде.
Аның өчен төп бүләк-кешеләрнең хөрмәте иде. Башкортстанда туып-үскән Салих Батыев Казан финанс-икътисад институтына укырга керә, җаваплы партия вазыйфаларында эшләп, тиз арада абруй казана.
Ул Министрлар Советы Рәисе урынбасары булып эшләгән елларда, сәнәгать предприятиеләре арта, «КАМАЗ», «Казаноргсинтез», «Түбән Кама химия комбинаты» кебек яңа предприятиеләр төзелә. Казан авиация сәнәгате, машина һәм приборлар төзү үзәкләренең берсенә әйләнә, нефть һәм нефть химиясе сәнәгате ныгый.
Салих Батыев парламентаризм үсешенә зур өлеш кертте. 23 ел ул республика парламентын – ТАССР Югары Советын җитәкләде. Ул Сталин репрессияләреннән соң, кешеләрне шәхсән аклауга ярдәм итә. Сәяси яктан зирәк, белемле, шул ук вакытта гади кешеләр белән гади итеп аралаша. Бу хакта яшь чакынларда Салих Гыйлемхан улы белән эшләүчеләр искә алды. Берничә чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, танылган тарихчы- академик Индус Таһиров галим буларак, Батыевның хезмәтләрен лаеклы бәяләде.
Салих Батыев күп кенә дәүләт һәм тармак бүләкләре иясе. Аның шәхси әйберләен, документларны, сәясәтченең фоторәсемнәрен Милли музейда оештырылган күргәзмәдә зур кызыксыну белән карадылар. Ә истәлекле дата алдыннан парламентарийлар Яңа Татар зиратында Салих Батыев каберенә чәчәкләр салды.