4 декабрьдә халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Сибгат Хәкимнең тууына 110 ел тула.
“Беренче җырлар” дигән тәүге китабы шагыйрьгә танылу китерә, аны 1938 елда ук Язучылар берлегенә алалар. Сибгат Хаким Бөек Ватан сугышында башыннан алып ахырга кадәр катнаша. Батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Шагыйрь татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертте. “Җил исми яфрак селкенми” китабы,”Ленин фәрманы белән” исемеле поэмасы һәм шигырьләре өчен Тукай премиясенә лаек булды. Октябрь революциясе юлбашчысы Ленинга багышланган циклы өчен РСФСРның Михаил Глинка исмендеәге Дәүләт премиясе бирелде.
Сибгат Хәкимнең 110 еллыгы уңаеннан, бүген Татарстан радиосында шагыйрь мирасы атналыгы игълан ителде. Атна дәвамында тыңлаучыларга шагыйрьнең әсәрләре, шигырьләренә язылган җырлар, әдәби-музыкаль композицияләр, иҗат кичәзләреннән өзекләр, үзе катнашындагы тапшырулар яңгырап торачак. Сибгат Хәким иҗатына багышланган тапшыруларны “Татарстан авазы” интернет радиосыннан да тыңларга мөмкин.
Фәнис Мөхәммәтов, Татарстан яңалыклары.