22-26 ноябрь көннәрендә Казанга “Глаголица» VIII бәйсез әдәби премиясе финалистлары җыелды. «Глаголица» яшьләр өчен халыкара проектны «Бәхетле тарихлар» хәйрия фонды оештыра. Яшь иҗатчылар белән Ләлә Зәйнуллина аралашып кайтты.
Биш көнгә Казан илнең әдәби башкаласына әверелде дияргә була. Быел конкурска дөньяның 19 иленнән 1400гә якын эш килгән. Конкурсантларның күбесе Россиянең төрле шәһәрләреннән. Катнашучылар саны буенча Мәскәү алда бара, икенче урында — Казан, өченчедә — Санкт-Петербург. Барлыгы 120 автор.
Катнашучылар атна буе танылган язучылардан мастеркласслар алды. Һәр номинациядә иң яхшы өч эш сайлап алына. Приз фондына „Глаголица“ альманахы, язучылар белән мастер-класслар, экскурсияләр һәм бай мәдәни программа керә.
Схн Галимҗан Гыйльманов язучы, жюри әгъзасы
«Глаголица» премиясе җиңүчеләре планшетлар һәм бәллүр бүләкләр алачак.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.