Җәмәгать урыннарында һәм транспортта Куар-кодларны куллану-республика парламентарийларының игътибар үзәгендә.
Дәүләт Советы утырышында «Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында»гы Федераль законга өстәмәләр тәкъдим иттеләр. Республикада һәм илдә коронавирус белән авыручылар саны кимеде, әмма әлегә тынычланырга иртәрәк. Гамәлдәге куар-код кагыйдәләрен киләсе елның 1 июненә кадәр саклап калырга киңәш итәләр. Утырышта 2022 елга һәм 23-24 нче елларга планлы бюджет каралды, икенче укылышка 533 төзәтмә кертелгән. Киләсе елда казнага 300 миллиард сум акча җыю, ә 324 миллиард сум акча тоту планлаштырыла.
Бюджет дефициты 24 миллиард сум. Парламентта «Вакытлы басмаларга язылу бүләк ит» хәйрия акциясе дә узды. Халык ышанычлылары шефлыкка алынган учреждениеләр – интернат-йортлар, мәктәп һәм авыл китапханәләре өчен газета-журналларга язылуны рәсмиләштерәде. Дәүләт Советы ил президенты Владимир Путинга Яшел Үзәнгә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирү турында мөрәҗәгать итте.