Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Текст» китапханә фестивале уза. Катнашучылар төрле ракурсларда текстларның күптөрлелеген тикшерә ала: вакытлы матбугаттагы рекламадан алып рок-музыка турындагы үзнәшергә кадәр.
Яңарган бинага күчү белән Милли китапханә уникаль, күп функцияле, креатив мәйданчыкка әверелде. Аның китапларга карата да роле үзгәрде: аларны саклаудан тыш, китапханә яңа текстларны булдыруда да актив катнаша: фикердәшләрне бер урында туплый, яңа берләшмәләр булдыра, төрле экспериментлар өчен җирлек булып тора, белем алмашу һәм яңа проектлар өчен илһам бирә.
Шушы уникаль тәҗрибә белән Милли китапханә «Текст» фестивалендә катнашучылар белән бүлеште.
Ирек Һадиев Татарстан Республикасы Милли китапханәнең директор урынбасары
«Текст» фестивале ялларда да дәвам итә.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.