«Кыш бабай бул!» Түбән Камада шундый акция традициягә керде. Кыш бабай булырга теләк белдерүчеләр ятим балалар, авыру яки матди ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар, коррекция мәктәпләрендә укучылар, Ветераннар яшәүче ялгыз өчен үткәрелә торган Яңа ел тамашаларында катнаша ала.
«Яңа Ел бүләкләрен йөзләгән бала һәм өлкән кеше көтә. Бары тик сезнең ярдәм белән генә без аларга чын Яңа ел тылсымы бүләк итә алабыз», — дип яза оештыручылар.
ТИТР Түбән Кама шәһәре, Химиклар урамы, 64А
Балаларга уенчыкларны, башка күчтәнәчләрне Химиклар урамы, 64а адресы буенча кабул итәләр. Яңа ел алдыннан Кыш бабай аларны мохтаҗларга өләшә.