Казанның Мәскәү районы ишегалларының берсендә электромобильләр өчен беренче заряд-корылма станциясе эшли башлады.
Электромобилистлар саны ай саен арта бара. Хәзер Казанда әлеге техникадан 150дән артык кеше файдалана, барысына да зарядкага керергә кирәк. Торак йорт ишегалдындагы беренче заряд-корылма станциясе Декабристлар урамында ремонтланган 150-нче номерлы йортның парковкасында барлыкка килде. Аңа шлагбаум белән аерым машина урыны биргәннәр.
Электромобильләрне карап тоту өч тапкыр арзангарак төшә. Зарядка-корылма станциясенә керү өчен мобиль кушымта кирәк. Ул машина двигателенә бензин салу принцибы кебек үк, тик вакытны гына озаграк ала.
Хәзерге вакытта Казанда 20гә якын тиз заряд-корылма станциясе исәпләнә. Шул исәптән, акрын корылма станцияләре дә бар, алар шәхси карамакта. 2019 елда 50 автомобиль булса, хәзер алар 150дән артып киткән.
Электромобильгә карап, аккумулятор батареяларының төрле күләмнәре бар. Әйтик, кайберләре әгәр автомобиль төзек хәлдә булып, тиешенчә эксплуатацияләнгәндә, үз зарядында 150 чакрымга якын юл үтә ала. Заманча машиналар бер зарядта 300-700 чакрым юл үтә.
Казанда хәзер электромобильләр өчен 20гә якын зарядка станциясе бар. Киләсе елда республика буенча тагын 50 станция урнаштыру планлаштырыла. Өстәвенә, якындагы берничә елда илебездәге өч брендның электромобильләре җитештерүне җайга салырга җыеналар. Аларны КамАЗ да эшләп чыгару да күздә тотыла.
Камилә Сәитова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.