Көн тәртибенә 20дән артык мәсьәлә кертелә. Парламентарийлар Сайлау һәм Экология кодексларына, янгын куркынычсызлыгы һәм инвестиция эшчәнлеге турындагы республика законнарына төзәтмәләр кертергә ниятли. Ә утырыштагы төп тема — киләсе өч елга Татарстан бюджетын кабул итү Фаразланган 11 миллиард сум бюджет дефициты ике тапкырдан күбрәк артырга мөмкин.