«Альпари» хәйрия фонды «Кыш Бабайга хат» традицион хәйрия акциясен башлап җибәрде.
Казанда яшәүчеләр сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның, опекадагы, шулай ук күп балалы гаиләләрдән һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларның яңа ел теләкләрен тормышка ашыра ала. Нәниләр кышкы тылсымчыга яңа елга нинди бүләк алырга теләүләрен әйтеп хатлар язалар.
Акциядә катнашучылар бүләкне үзләре сатып алып, «Альпари» хәйрия фондына китерә яки илтеп бирүне рәсмиләштерә. Фондның адресы экранда күрсәтелгән. Фондка уенчыклар, китаплар, конструктор уенчыкларын кабул итәләр. Бүләкләр Татарстан районнарында яшәүче аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга тапшырыла.