Татарстан Сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясендә Россия Рәссамнары берлеге әгьзасы, Бакый Урманче бүләге иясе Ринат Әхмәтовнын «Койма артында» дип аталган гадәти булмаган күргәзмәсе эшли. Тулырак Ләлә Зәйнуллина репортажында
Авыл табигатен күреп үскән Ринатка ялтыравыклы ай, тутыккан тимер элементлары, төнге мәкләр кыры, корылыктан кипкән җир дә таныш. Шул ук вакытта ул күпкырлы боз катламнары белән уратылган Төньяк диңгезне заманча стильдә дә сүрәтли ала. “Болар барысы бергә күргәзмәдә «тынычлык, бәхет атмосферасы» булдыралар, — дип билгеләп үтте күргәзмә ачылышында Татарстанның Сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева.
Күргәзмә ачылышына килгән Татарстан Президенты Аппараты хезмәткәрләре, Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова рәссамның эшләренә югары бәя бирде.
Сәнгатьне югары дәрәҗәгә күтәргән шәхеслер буш урында барлыкка килми, мөгаен. Әби-бабайлары, әти-әниләренең догалы-фидакарь хезмәтләре өчен табигать бүләгедер ул. Күргәзмәдә тамашачылар арасында ак яулыгын татарча итеп бәйләгән, нурлы йөзле апанын бу рәссамның энисе икәнен аңлап була иде.
Ринат Әхмәтов декоратив-гамәли сәнгать белән 10 ел элек шөгыльләнә башлый. Бу рәссамның икенче шәхси күргәзмәсе. Беренчесе ТАССРның 100-еллыгына “йөзгә-йөз” проекты кысаларында “Хәзинә” галееренда була.
Флера Абдуллина Казан кооператив институты Татар мәдәнияты үзәге җитәкчесе
Автор күргәзмәдәге әсәрләренә махсус исем куймаган. Тамашачылар картиналарга үзләре исем тәкъдим итә ала. «Киләчәктә мин бу проектның картиналар каталогын төзергә уйлыйм. Бер биттә әсәрнең үзе, икенчесендә — күргәзмәгә килүчеләр тәкъдим иткән варианты», — дип белдерде Ринат Әхмәтов.
Әлеге күргәзмәнең тагын бер үзенчәлеге бар: биредәге рәсемнәр җырлый. Картинага махсус язылган мелодияне QR-код аша тыңларга мөмкин. Аудиотекст авторы рәссамның автордашы-Санкт-Петербургтан тавыш операторы Петр Иванов.
Ринат Әхмәтовның «койма артында» серясына тупланган әсәрләрен 29 ноябрьгә кадәр күрергә мөмкин.
Ләлә Зәйнуллина, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.