Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар матбугатын күзәтүне дәвам итәбез.
Тормыш мәшәкатьләре белән сизми дә калганбыз- җиргә кар яту белән кала кибетләре халыкны Яңа ел бәйрәменә әзерли башлаганнар икән. Мондый зәхмәт белән тартышкан заманда аны иртә көздән башлаганда да артыгы булмас иде, мөгаен. “Шәхри Казан” газетасы журналисты Казандагы зур кибетләрдә Чыршы, яңа ел уенчыкларының күпме торуы белән кызыксынып чыккан. Тормышка дәрт уята, алга таба яшәргә көч бирә торган бәйрәмне hәркайсыбыз зур өметләр белән каршы алганлыктан, сатучылар шуны аңлап, табыш арттыру өчен шулай иртәләгән икән быел Яңа ел белән. Хәер, кибетләр генә түгел, Казан мәйданнарындагы чыршыларны да җыю эшенә керештеләр бүген. Ахыры хәерле булса иде!
Шул ук “Шәхри Казан” газетасы шуша арада гына 55 яшен тутырган мәгълүм шәхес—журналист hәм продюсер Рифат Фәттахов белән ачыктан-ачык әңгәмә урнаштырган. “Ничек дөрес итеп, нәтиҗәле итеп яшәргә кирәклеген мин яңа гына аңлый башладым кебек”,-дип әйткән Рифат Әфәнде журналистның шактый четрекле сорауларына да боргаланмый-соргаланмый гына гына җавап биргән. Юбилярны без дә гомер бәйрәме белән ихластан котлыйбыз, аңа алдагы тормышында уңышлар гына юлдаш булсын дигән теләктә калабыз.
Рәхәт хәзер-көн саен диярлек нинди дә булса халыкара бәйрәм. Менә 19 ноябрьнең дә халыкара ирләр көне булганын күпләрегез белми калгандыр шәт. “Ватаным Татарстан” газетасы онытмаган-беренче битенә чыгарып биргән. Аңлашыла инде-бәйрәм булгач аның асылы турында да сүз булмый калмый. “Егет булыйк, ирләр!” дигән язмада журналист ар-ат абруе турында фикерләшергә булган. Язманың эчтәлеген сөйләп тормыйча, андагы бүлекләрнең исемнәрен генә китерү дә җитәдер-“Оясында ни күрсә”, “Медальнең икенче ягы”,”Күп ирләр ялкау”,”Абруй югалмады-табигать үзгәрде”,”Ир-ат йә бәhәсез,йә бер тиенгә дә тормый”.
“Ватаным татарстан” газетасы тагын бер авырткан җиргә кагылган-газетаның сәяси hәм икътисади күзәтүчесе Рәшит Фәтхрахманов “Синдә ник эш юк соң, авыл?” дип сораган да шуңа, үзе дә авылда яшәүче кеше буларак, төрле яктан килеп җавап эзләгән. Мондый очракта “Дөрес сүзгә җавап юк” дип кенә әйтәсе кала.
Шул ук газетадагы “Укытучыларны коллыктан азат итәргә кирәк” дигән язма күпләрнең колагын гына торгызып калмыйча, уйланырга да мәҗбүр итәр. Милли мәгариф өлкәсендә эшләп тормыш тәҗрибәсе туплаган физика-математика фәннәре кандидаты Марат Лотфуллин мәктәпнең бүгенге проблемаларына бармак төртеп күрсәтә, аны хәл итүнең юлларын да урап үтми. Бик тә вакытлы язма.
“Сөембикә” журналындагы язмаларны бары тик хатын-кызлар өчен генә дип уйлаучы ир-атлар тирән ялгышалар. Беренчедән, тормыш шул асыл затларыбыз башлангычында баруын дәвам итсә, икенчедән, алар бит безләрсез тормыш итә алмый. Менә шуңа да журнал битләрендә телгә кергән абруйлы ир-атларның да асыл фикерләрен укып куанырга була.Талантлы режиссер Айдар Җаббаров, Мәскәдә “Татар штабы”н тотучы Рөстәм Ямалеев шундыйлардан.Иреннән алты бала белән утырып калып, шуларны кеше иткән укытучы Әминә Әшрапова турында да аның гөрнәдирдәй алты улы сөйли. Гыйбрәтләр алам дигән кешегә ул адым саен.
Укудан hәм фикер йөртүдән аерылмасак иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!