Буа районы мәдәният хезмәткәрләре этнографик диктант язуда катнаштылар. Диктант шулай ук онлайн форматта да узды. Кайсы сораулар катлаулы, ә кайсылары җиңел булып чыкты? Кемнәр диктантта иң күп балл җыйды? Тулырак киләсе репортажда.
Халыклар Дуслыгы йорты һәм мәдәниятне үстерү үзәге хезмәткәрләре экологик диктантта активлык күрсәтте. Һөнәри эшчәнлекләре аша аларга тестлар белән эшләү яхшы таныш. Сораулар халык уеннары, традицияләре, киемнәре, музыка уен кораллары хакында. Халыклар Дуслыгы йортыннан Алена Климкога рус гаиләсендә икмәк көрәкчегенең хатын-кыз хакимлеге символы булуы кызык тоелган.
Язмача диктант эшләре 100 балл белән бәяләнә. Диктаннта онлайн форматта катнашучылар бәяләрне шунда үк күрә.
Этнодиктантта катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.
Камилә Мусина, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары. Буа районы.