Авыл хуҗалыгы тармагы өчен экологик яктан чиста продукция җитештерү , бигрәк тә табигатькә зыян китерми эшләү өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Бу җәһәттән республикакүләмендә төрле программалар эшли. Хәтта балалар да үз өлешен кертә. Шушы көннәрендә Бөтендөнья чүп эшкәртү көненә багышланган экология атналыгы узды.
Казан шәһәренең Вахитов районы 1 нче һәм «Бала Сити» Кембридж халыкара мәктәпләрендә макулатура җыю, эко-рәсемнәр конкурсы оештырылды. Шулай ук балалар Бөтенроссия Экология диктантын язуда катнашты. Атна барышында торак-коммуналь хуҗалык предприятиесенең төбәк операторы 1 нче мәктәптә чүпләрне аерым җыю өчен контейнер урнаштырды. Әлеге оешма белгечләре «Чүпләрне ничек дөрес сортларга аерырга» дигән темага эко-дәрес үткәрде. Шунысы да куанычлы, мәктәп укучылары өйләрендә дә гаиләләре белән әлеге файдалы киңәшне бик теләп үти дип белдерде Кембридж мәктәбе мөдире Альбина Насыйрова.