Ислам – бердәмлеккә һәм кардәшлеккә чакыручы дин. Мөселманнарның бердәмлеге бер-берсе белән үзара аңлашуда, ярдәмчел, хәерхаһлы һәм ихтирамлы булуда чагыла. Россия Федерациясе мөселман эшмәкәрләр ассоцияциясенең дә төп максаты – эшмәкәр мөселманнарның рухи һәм матди үсеше өчен шартлар булдыру. Ә нинди шартлар бу турыда студиябезнең бүгенге кунаклары: таныштырыр.
-Менә инде соңгы ике ел бөтен дөнья коронавирус чире белән көрәшә. Төрле чикләүләр икътисадка зыян салды. Россия Федерациясе мөселман эшмәкәрләр ассоцияциясе кече һәм урта бизнес эшмәкәрләренә ничек ярдәм итә?