Россия Президенты Владимир Путин «Алабуга» махсус икътисади зонасында ПАН-прекурсор җитештерү заводы төзелешендә катнашучыларны котлады. Телеграмма тексты Кремль сайтында урнаштырылган.
«Сезне истәлекле вакыйга — „Алабуга“ махсус икътисади зонасы мәйданчыгында ПАН-прекурсор — углеводород җепселләре өчен стратегик чимал җитештерү заводының ачылу көне белән котлыйм. Бу югары технологияле проектны гамәлгә ашыру Татарстан Республикасы өчен генә түгел, ә бөтен Россия өчен мөһим әһәмияткә ия», — дип язган дәүләт башлыгы.
Президент сүзләренчә, зур җитештерү эшен сафка бастыру төбәк икътисады үсешенә, заманча эш урыннары булдыруга, социаль проблемаларны хәл итүгә җитди этәргеч булачак.
Искәртеп үтик, бүген «Алабуга» махсус икътисади зонасы мәйданчыгында углерод җепселләре өчен стратегик чимал җитештерү буенча Россиядә беренче завод ачылды. Ачылышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.