Авыл хуҗалыгында 2021 нче ел тулаем уңышсыз булса да, өметсезлеккә бирелеп, кул кушырып утырырга ярамый. Чирмешән районының кечерәк кенә Әккәрәй хуҗалыгында киләсе елга зур бурычлар куелган. Терлекләрнең баш санын арттырырга ниятлиләр. Кышлату башлангач, савымны да киметмәгәннәр.
Әккәрәй хуҗалыгында яңарыш моннан 5 ел элек башланган иде. Бөлгенлеккә чыгып, пай җирләрен алганнан соң, таналар сатып алганнар, техника кайтарганнар, эш урыннары барлыкка килгән. 2017 елның гыйнварында ук таналар сөт бирә башлаган. Агрофирма башлыгы Виктор Сутягин, корылыклы җәйне искә алып, терлекчелек белән шөгыльләнсәң, һичшиксез, азык запасын мул итеп булдырырга кирәк, дип саный.
Хәзер фермаларда 360 баштан артык эре мөгезле терлек исәпләнә. Шуларның 160 ы-савым сыерлары. Бер сыердан көнгә уртача 20 литрга кадәр сөт савыла. Ит җитештерү дә үсеш алган.
Хуҗалык авыл тормышында да сизелерлек роль уйный. Клуб, кибетләр, фельдшер-акушерлык, ветеринария пунктлары бар. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр һәм өлкәннәр ковидтан прививка ясаткан. Хуҗалыкта кыр эшләре тәмамланган, мехнаизторлар техниканы ремонтлауга керешкән. Язгы кыр эшләренә барлык техниканы һәм агрегатларны тиешенчә көйләп куярга җыеналар. Ә ел йомгаклары буенча алдынгыларны барлыйлар, киләчәккә тагын да зуррак бурычларны үтәргә исәпләре.
Дмитрий Второв, Владимир Юрков, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Чирмешән районы.