“Идел бит ул – киң бит ул.” Үзенең кабатланмас яме, хозурлыгы белән халык җырларына кереп калган елга Куйбышев сусаклагаычында суны җибәрү сәбәпле, ел саен көзен саегып кала. Су саегуның биоресурсларга, балыклар үрчүенә начар йогынтысы юкмы?
Татарстан радиосының иртәнге турыдан-туры эфиры шушы, шулай ук республикада “Чиста су” программасын гамәлгә ашыру, чүплекләрне бетерү, әйләнә-тирә мохитка, елга-күлләргә пычрак сулар агызу кебек актуаль проблемаларга багышланды. Табигатьтән файдалану федераль күзәтчелеге хезмәтенең Идел-Чулман төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров табигатьне саклауда радиотыңлаучыларны борчыган сорауларга җаваплар да бирде, хәл ителергә тиешле проблемаларны контрольгә алды.