22 ноябрьдән республикада ковидтан саклану чаралары тагын да катгыйлана. Барлык җәмәгать транспортында бары тик куьар код буенча гына йөрергә мөмкин була. Кодның булуын җәмәгать транспортына кергәндә түгел, ә билет сатып алганда тикшерәчәкләр. Әгәр куар код юк икән, пассажирны салоннан төшереп калдыралар.
Казанда метрополитен станцияләрендә QR-кодларны тикшерү өчен тиз арада контролерлар җыю игълан ителде, бу хакта предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Контролерлар керем җың һәм хәрәкәт итү дирекциясендә эшләячәк. Хезмәт хакы — 20 мең сум, QR-кодның булуы мәҗбүри. Контролер булып эшкә урнашу өчен телефоннар экранда яки метрополитен сайтында күрсәтелгән.