Казан һәм Хабаровск курчак театрларының алмаш гастрольләре башланды. Тулырак мәгълүмат хәбәрчебез язмасында.
Гастрольәр барышында ике театр да үзләренең сәхнәләрен, тамашачыларын, спектакльләрен алышалар, ягъни үзләрен бүтән мөһиттә сынап, тикшереп карыйлар. Сәхнә кешесе, артистлар, госүмән театрлар өчен мондый чаралар бик кирәкле.
Ә безнең кунакларыбыз — Хабаровский өлкә курчак театры Казанда «Сказка о потерянном времени» әкияте белән гастрольләрен башлап җибәрде. Шулай ук яшь тамашачыны П.Козец һәм С. Елизованың «Дедушкины сказки», Н.Федосейкинаның «Принцесса на горошине» әсәрләре көтә.
Театрларның алмаш гастрольләре 21нче ноябрьга кадәр дәвам итә.
Искәндәр Гыймалтдинов, Фәннүр Хәсәнов, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.