Республика хуҗалыкларында терлекләрне кышлату башланды. Ә Буа районының «Авангард» агрофирмасында яңа сөт комплексы ачылды. Ул 800 баш сыерга исәпләнгән. Чехиядән токымлы мул сөт бирүче маллар кайтарылды. Яңа комплекста эш шартлары һәм терлекчеләрнең кышлатуга билгеләгән бурычлары турында киләсе репортажда.
Голштин токымлы таналар әле яңа урынга ияләшеп кенә килә. Заманча җиһазландырылган комплекста мул сөт алу өчен барлык мөмкинлекләр дә җитәрлек. Ә өметләре зурдан. Токымлы сыерлар елына ун мең литрдан да күбрәк сөт бирергә сәләтле..
Сөтчелек терлекчелек комплексы барлыгы 1200 баш терлеккә исәпләнгән. Ул узган елның җәендә төзелә башлаган иде. Бер бинасы эшли башлады инде. Чират – икенчесенә.
“Авангард” агрофирмасында зур дуңгызчылык комплексы да уңышлы гына эшләп килә.
Илсөяр Гаязова, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары, Буа районы.