Электромобильләр өчен корылма җайланмалары, кулланучыларга уңайлы онлайн сервислар. Хәзер республиканың энергетика тармагында әзерләнү һәм гамәлгә кертү стадиясендә булган проектлар күп.
Алар турында төрле энергетика предприятиеләре вәкилләре сөйләде. Очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе әгъзалары белән дүрт оешма башкарырга тиешле барлык йөкләмәләр буенча фикер алышты. Барысы 87 йөкләмә бирелгән иде, шуларның 59ы башкарылган һәм инде кулланучылар өчен ачык. 28 йөкләмә вакыты озайтылган.