Россия Президенты Владимир Путин Россия Дәүләт Советы президиумы составындагы үзгәрешләрне раслады. Дәүләт башлыгының тиешле күрсәтмәсе хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында чыкты.
Президиумның яңартылган составына Ямал-Ненец автономияле округы, Әстерхан һәм Ленинград өлкәләре губернаторлары — Дмитрий Артюхин, Игорь Бабушкин һәм Александр Дрозденко, Тула өлкәсенең Узлов районы башлыгы Марина Карташова һәм Төньяк Осетия — Алания Республикасы башлыгы Сергей Меняйло кертелгән.
Президиум Россия Дәүләт Советы эшчәнлегенең агымдагы мәсьәләләрен хәл итү өчен төзелә. Ул 28 кешедән тора. Аңа автомат рәвештә Дәүләт Советының профильле комиссияләрен җитәкләгән 18 төбәк җитәкчесе кертелә.
Алар арасында, Дәүләт Советының «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча комиссия рәисе буларак, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар. Тагын ун кеше әлеге структурада ротация нигезендә эшли.