Татарстан җәмәгать урыннарын үстерү, шул исәптән парк-скверларны, яр буйларын төзекләндерү буенча киң колачлы эш алып барыла. Әлеге программа нигезендә Теләче районында да шушы көннәрдә «Тюлячка» елгасының тагын бер өлешен төзекләндерелде.
Ачылыш тантанасында Дәүләт Думасы депутатлары Марат Нуриев һәм Рөстәм Кәлимуллин, шулай ук Татарстан Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев катнашты. Район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белдерүенчә, Яр буен төзекләндерү проектын эшләгәндә Теләче халыкы архитекторларның уй-ниятләрен хуплап һәм проектны эшләүдә актив катнашты. Шул ук вакытта елганың су агымын саклап калу мөһим иде.