Буа дәүләт драма театрының Казандагы гастрольләре тәмам. Әмма алар яңадан сәфәргә әзерләнә. Кая?
Буа дәүләт драма театры роосиякүләмендәге театраль фестивальләрдә катнашырлык үзенчәлекле спектальләр әзерләп тамашачы хозурына тәкъдим итә. Ә шушы көннәрдә Буа артистларының Камал театрында гастрольләре булып узды. Бәхеткә юл кайдан башлануын һәм табагачтан шомбага тотучылар нәрсә әйтергә теләгәнен хәбәрчебез Мөршидә Җиһан белешеп кайтты.
Буа театрының халыкара аэропортта торучы зур бер лайнерга әйләнеп бара дип искәркән иде Раил Садриев. Дөрестән дә, алар гел очышта. Мөгаен шуңа да, алар үтә алмаган киртәләр, дә чикләүләр дә юк.
Камал театрында сәхнәсендә беренче көнне Зифа Кадыйрова әсәреннән сәхнәләшетерелгән Бәхеткә юл кайдан дип аталган спектакль күрсәтелде. Казан тамашачысына таныш. Шулай да Бәхетнең кайдан башлауын белергә теләүчеләр шактый булып чыкты.
Төп героиня Дилә дә үз бәхетен эзли. Әмма бәхеткә юл урау .
Һәрбер кайнана белән кайната булачак киленен шушылай каршы алмый билгеле. Әмма таныш һәм булу ихтимал күренеш. Кыскасы сәхнәдә чынбарлыктагы тормыш чагыла.
Гастроль программасының икенче спектакле “Шобага” да үз эченә тулы бер чорны сыендырган тарих көзгесе.
Бакыйлыкка күчкән Сәрияне саклап , дога кылып утырыга җыелган ахирәтләр берсеннән –берсе уздырып хатирә яңарта.
Әйе, ул хәтердә ачлык, сугыш репрессия еллары яшьлек хикмәтләре аша чагылдырыла.
Әбиләрне килештереп яшь артислар уйнавы үзе бер осталык дип бәяләде тамашачы.
Дуслык, туганлык кадерен белүче әбиләр спектакль буе ярым караңгы өйдә утырса да спектакль барышында аларны буа районының бер ягында урманы , бер ягында елгасы булган бик матур авылдан икәнлеген тоясың.
Гомер озын булса да бик тиз үтә дип искәрткән бер акыл иясе. Буа театрының өч көнлек гастрольләре дә бик тиз үтеп китте. Ә имтихан 5ле билгесе куярлык, заманча әйтсәк 100 баллык . Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары.