Республиканың җәмәгать транспортында куар кодны тикшерүне гамәлгә кертү тәртибен аңлаттылар.
Транспорт предприятиеләре хезмәткәрләре куар кодны пассажирлар салонга кергәндә тикшерә. Куар-код ковидтан прививка ясаткан яки коронавирус белән авырган кешеләрдә булырга тиеш. Табиблар тикшерүе йомгаклары буенча ковидтан прививка ясату тыелган кешеләргә дә куар кодлар бирелә, аларны республиканың сәламәтлек саклау министрлыгында әзерлиләр. Тикшерү вакытында электрон кодны гына түгел, кәгазьдә басылган кодны да күрсәтергә мөмкин. Җәмәгать троанспортында яңа чикләүләр 22 ноябрьдән гамәлгә керә.