Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары ковидның балалар сәламәтлегенә ничек йогынты ясавы турында сөйләделәр. Дәаланганнан соң да, авыруның кайбер билгеләре калуын искәрттеләр.
Шәфкать туташлары һәм табибларга әйтелгән рәхмәт сүзләре-төп бүләк. Ковидтан дәваланган кечкенә пациентларның өйләренә кайтыр алдыннан әйткән шушы сүзләрдән дә кадерлерәге юктыр.
Гайфуллиннар гаиләсе ковид белән авырган. Күрше палатада ятучылар да шулай ук. Алты айлык Даниярның үпкәсе 50 процентка зарарланган. Әти-әнисе прививка ясатырга өлгермәгән, ковид йоктырганнар.
Хастаханәдән өйләренә кайтучыларның йөзләрендә елмаю балкый. Кыызыл зонадан көн саен 5-7 кешене чыгаралар.
Пациентларның хәлен хастаханәдәен чыккач та, тикшереп торалар.
Табиблар ковид йоктырмауның төп чарасы – вакытында привика ясату, диләр.
Регина Сафиуллина, Никита Граханцев, Татарстан яңалыклары.