РФ Президенты Владимир Путин 12 ноябрьдә видеоконференция режимында узачак «Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге» (АТЭС) форумы саммитында катнаша, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
Яңа Зеландия рәислегендә катнашучы илләр лидерларының очрашуы барышында коронавирус эпидемиясеннән соң төбәктә дәүләтләр икътисадын торгызу мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырыла.
Шулай ук саммитта 2040 елга кадәр АТЭС эшенең төп юнәлешләре билгеләнә.