Гражданнарның аерым категорияләре өчен коронавирустан мәҗбүри вакцинация турындагы карарны үтәүнең срогы якынлаша.
Вакцинация узарга тиешле хезмәткәрләр 9 ноябрьгә кадәр беренче прививканы ясатырга тиеш иде. Прививка ясатмаучылар эштән читләштерелә яки дистанцион форматта эшли. 7 декабрьдән яңа коронавирустан вакцинаның икенче компонентын алмаучылар эштән читләштерелә. Бүгеннән республика районнарында бу процессның ничек баруын тикшерә башлыйлар. Роспотребнадзор белгечләре, эчке мәгълүмати системалар аша кайсы тармакларда вакцинациянең сүлпән баруын ачыклап, беренче чиратта шуларга тикшерү белән килә. Россия Президенты Владимир Путин берничә тапкыр Россия халкын ковидтан прививка ясатырга чакырды. Ул массакүләм вакцинациядән башка коронавирус пандемиясен җиңеп булмаячагына игътибарны юнәлтте.