Юлия Арташинага ашыгыч ярдәм кирәк. Ун айлык сабыйның әнисендә дүртенче стадиядәге ашказаны яман шеше. Хәзер ул Германиядә. Юлиянең гомерен коткарып калу өчен, махсус препаратлар белән дәвалыйлар. Ә аларны сатып алуга акча кирәк.
Нәни Богдан әнисен бик сагына. Малай әнисенең фотосурәтләренә озак карап тора. Сабыйның әнисен бер айдан артык күргәне юк инде.
Юлия Арташина Германиядә дәвалана. Аның өчен бу соңгы өмет. Диагноз — дүртенче дәрәҗәдәге ашказаны яман шеше. Хәле көннән-көн авырая бара. Дәвалануга кирәкле 20 миллион сум акча әле җыелып бетмәгән. Югра хәйрия фонды ярдәме белән Германия клиникасы Юляны дәваларга алынды. Дәвалауга җиде миллион ярым сум җыелды. Социаль челтәрләрдәге марафоннар, шулай ук сезнең ярдәм белән шулкадәр акча тупланган.
Юлия өч курс химиотерапия курсын ала. Препаратлар махсус лаборатория шартларында әзерләнә. Дарулар өчен якын арада түләргә кирәк. Югыйсә фармокология компаниясе аларны клиникага бирүдән туктата. Яшь хатынның гомерен саклап калырга кирәк. Дәвалануны өзәргә ярамый. Өстәмә тикшерүләр үткәрү өчен тагына 20 мең евро акча кирәк була.
Кирәкле сумманың зур өлеше җыелган инде. Тагын бер миллион 300 мең сум кирәк, бүген акча җыюның соңгы көне. Юлия кирәкле сумманы җыеп бетеп, тиешле дәвалау курсын алуына өметләнә. Дәвалау курсын узып, яраткан улы Богданны кочагына алып сөю теләге дә бик көчле.
Ралина Абрамова, Татарстан яңалыклары.