Казанда Танк училищесы янында махсус блок-пост җәелдерелгән. 6 дәүләтнең тынычлык урнаштыручы көчләре мөмкин булган низаглы хәлләрне җайга салу буенча сынаулар уза. Коллектив иминлек турында килешү оешмасы вәкилләренең уртак өйрәнүләре атна ахырына кадәр дәвам итә. Куркынычсызлыкны тәэмин итүнең яңа ысуллары нинди? Хәбәрчебез өйрәнде.
Тынычлык урнаштыручылар лагерена һөҗүм итәләр. Команда буенча солдатлар үз урыннарыннан коралдан ут ача.
Буш патроннар белән ату күнекмәләре уңышлы узды. Шартлы дошманның пехотасы, техникасы юк ителде. Бригада әлеге күнекмәләрне өйрәтүләр вакытында күрсәтә. Бу хәрбиләр төрле урыннарда тынычлык урнаштыру миссиясендә дә катнашкан.
Казанда коллектив иминлек турында килешү оешмасы вәкилләренең уртак өйрәнүләре уза. Анда Россия, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Әрмәнстан хәрбиләре катнаша.
Казан танк училищесы полигонында ачылу тантанасында хәрбиләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде.
Атна ахырына кадәр тынычлык урнаштыручылар блок-постларда, качаклар лагерьларында күнегүләр үткәрә, гуманитар йөк салынган колонналарны озата, биналарны яулап алуда катнаша.
Вадим Струминский, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.