Казанда яңа инфраструктура объектлары төзелеше планлаштырылган. Тулырак мәгълүмат киләсе сюжетта. 11 торак комплекс, 6 мәктәп, 14 балалар бакчасы һәм поликлиника. Казанда яңа инфраструктура объектлары төзелеше планлаштырылган. Бу мәсъәләгә комплекслы карарга кирәк. Яңа инфрасттруктура Вознесение трактына тоташа. Инженерлык инфраструктурасын үстерү дә күз уңында. Тулырак мәгълүмат киләсе сюжетта.
Буш юллар-автомобиль йөртүчеләргә шатлык. Вознесение тракты төзелеше август аенда ук башланды. Аның маршруты-Гвардия урамын — Җиңү проспекты- М7 трассасы белән тоташтыра, гомуми озынлыгы-12 чакрым. Маршрутта югары тизлекне саклау өчен ике тоннель, җәяүлеләр өчен өч җир асты һәм бер җир өсте юлы төзелә.
Яңа йортлар 38 мең кешегә исәпләнгән. Шулай ук коммерция, транспорт һәм инженерлык инфраструктурасы объектларын төзү күздә тотыла.
Ия Кислицына, Татарстан яңалыклары.