Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә, коронавирустан вакцинация турындагы сертификат рәсми документ санала. Бу атнада ул үз көченә керде.
Шуңа бәйле рәвештә, вакцинация турында ялган сертификат күрсәтүчеләрне җинаять җаваплылыгы көтә. Ялган сертификатны сатып алу, саклау яки аннан файдалану «Ялган документны белә торып сатып алу, саклау, илтү» маддәсе буенча квалификацияләнә. Әлеге маддә буенча иң зур җәза – бер елга кадәр иректән мәхрүм итү. Ялган документтан файдаланучы гражданнар гына түгел, ә документны охшатып ясаган, шулай ук аны сатып алган, саклаган һәм илтеп биргән затлар да җинаять җаваплылыгына тартыла.