Халкыбызның мәшһур җырчысы, татар хатын кызлары арасында беренче профессиональ композитор Сара Садыйкованың тууына 115 ел тулды. Бүгенге көндә республикабызда дүрт йөздән артык җыр, 18 спектакльгә музыка иҗат иткән композиторга багышланган ике музей эшләп килә.
Шуларның берсе — шәһәребезнең 4 нче татар гимназиясендә урнашкан Сара Садыйкова музее. Музей эшчәнлеге турыда без студиябезнең кунаклары белән сөйләшербез, бүген бездә кунакта Ләйсән һәм Камилә Гайнетдиновалар.