Борынгы Алабуга шәһәренең һәр паркы һәм скверы күз уңында. Җәмәгать күзәтүчләре аларның торышын тикшереп торалар, төзекләндерү буенча киңәш-тәкъдимнәрен җиткерәләр.
Хәзер Алабуганың һәр паркы һәм скверының үз җәмәгать күзәтүчеcе бар. Алар — шәһәр матурлыгына битараф булмаган гади кешеләр.
Гөлфирә Бирдегалиева-шундыйларның берсе. Аның карамагында Георгий паркы һәм «Йорт янындагы бакча» скверы. Һәр иртәдә ул паркта йөрергә чыга.
Аны шәһәрдәге кайбер кешеләрнең җәмәгать киңлекләренә мөнәсәбәте бик борчый. Гөлфирә апа көн саен җимерү, вату күренешләренә очрый. Ямьсез сүзләр язучылар, рәсем ясаучыларга да эче поша.
Гөлфирә Бирдегалиева шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә дә тәкъдимнәрен әйтте. Биредә һәр җәмәгать күзәтүчесе үз паркы турында сөйләде. Узган атнада Александровка һәм пионер паркларын тәртипкә китерделәр: эскәмияләрне буядылар, уен мәйданчыклары, баскычлар ремонтланды, декоратив элементларны чистартып, буядылар. Көн саен чүп-чарны җыештыралар.
Георгий паркына видеокүзәтүситемасын урнаштырырга керешкәннәр.
Бүген дә Гөлфирә Солтановна берничә җимерелү очрагын күргән. Шулай да шәһәр халкының тәртип саклавына өмете бетмәгән әле.
Әлфинә Хуҗина, Айрат Шәйгалләмов, Татарстан яңалыклары, Алабуга.