Ә хәзер игътибарыгызга Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы белән берлектә әзерләнгән «Мәдәни ярдәмче» сәхифәсен тәкъдим итәбез. Без бу атнада республикабызның мәдәният оешмаларында узучы спектакльләр, күргәзмәләр, концертлар Һәм премьералар турында сөйлибез.
9 ноябрьдә Буа дәүләт драма театры сәхнәсендә Салават Юзеевның «Акылсыз никах, яки кияү урлау» дип аталган пьесасы буенча куелган «Никах» спектакленең премьерасы — режиссеры Владимир Кузнецов.
Никах — кияү белән кәләшнең кавышу йоласы. Спектакльнең нигезендә-маҗараларга корылган киеренкелек – Кәләшне урлау йоласы күп кенә халыкларда бар. Ләкин… кияү урлау-ул нонсенс! Моны үз күзләрең белән күрергә кирәк! Кыскасы, сезне җырлы-биюле күңелле тамаша көтә!
Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан Республикасындагы «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында чыгарылган.
10-11 ноябрьдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече залында Буа дәүләт драма театрының «Шобага» спектакле күрсәтелә. Әдәби композиция авторы һәм режиссер Тимур Кулов.
Бу спектакль –татар авылы халкының мәхәббәт, талант, бурыч, яшәеш- үлем турындагы уй-тәэсирләрен чагылдырган мозаика. Спектакль авыл хатын-кызлары белән аралашуга, халык җырларына, биюләренә, милли йолаларга, гореф-гадәтләргә нигезләнгән. Спектакль беркемне дә битараф калдырмас, чөнки бу татар халкының тарихы, мәдәнияте, көнкүреше һәм язмышы гына түгел, ә элеккеге буыннардан күчкән тарихы да, ә тарихны онытырга ярамый.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, спектакль “Алтын битлек» фестиваленең Long битенә эләккән.
12 ноябрьдә Казан яшь тамашачылар театрында Григорий Остер әсәре буенча куелган «ПапаМамаЛогия» спектакленең премьерасы, режиссеры Радион Букаев.
Язучы Григорий Остер һәм популяр Minecraft видеоуенын нәрсә берләштерә? Радион Букаевның «Папамамалогия» спектакле!
Папамалогия-ул өлкәннәр, аларның яшәү тирәлеге, проблемалар һәм гадәтләр турындагы фән. Алеша исемле малай әлеге фәнне ныклап өйрәнергә булган, күзәтү объектлары сыйфатында үз гаиләсен — әтисен, әнисен, бабасын һәм әбисен сайлап алган. Дөрес, гаилә баланың тикшерү ысулларын гел хупламый… Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан Республикасындагы «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында чыгарылган.
Ә 13 ноябрьдә Казан яшь тамашачылар театры сәхнәсендә Владимир Набоковның » Приглашение на кАЗнь » спектакле, режиссеры Илнур Гарифуллин. Спектакль ТР Театр әһелләре берлеге грантына куелган.
13 ноябрьдә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры сәхнәсендә Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча куелган «Нәгыймә» дип аталган спектакль. Ул Нәгыймә Айтматованың язмышына һәм тормышына багышлана. Бөек кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматов әниләр язмышына багышланган күп кенә гаҗәеп әсәрләр иҗат иткән. Аларның барысы да үз әнисе – татар хатын-кызы Нәгыймә образы аша узган.
9 ноябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Казан дәүләт консерваториясе Рөстәм Яхинның 100 еллыгына багышланган концерт уздыра. «Ышанам» дигән программада консерватория студентлары, чыгарылыш сыйныф укучылары һәм педагоглар катнаша. Беренче бүлектә солистлар һәм инструменталь ансамбльләр, икенчесендә Ринат Халитов җитәкчелегендәге «Tatarica» оркестры һәм яшь җырчылар чыгыш ясый.
Ә 11 ноябрьдә ел саен үткәрелә торган «Organo Pleno» Казан консерваториясенең Орган форумы кысаларында концерт була. Ул «Орган һәрвакытта да. Традицияләр һәм заман» дип атала.
Композитор Фәрит Яруллин иҗат иткән беренче «Шүрәле» балетына 80ел тула! La Primavera Казан камера оркестры һәм Рөстәм Абязов бу датага үзенчәлекле проект – «Шүрәле» сюитасы премьерасын әзерләде. Ул 12 ноябрьдә Альбина Әбсәләмова шигырьләре, Яруллин, Сәйдәшев, Яхин әсәрләре белән бергә концертта яңгырый. Чакырылган солист-Новосибирскидан Дания Хәйбуллина. Концерт «Пушкин картасы» проектына кертелгән.
Бүгенгә менә шулар. Мәдәниятле халык – бай халык. Мәдәният, сәнгать казанышларын , гореф-гадәтләр, йолаларны яхшырак белим дисәгез, театр, концерт, күргәзмә залларына рәхим итегез!