Халык санын алу вакытында мошенниклар караклыкның яңа ысулын уйлап тапкан. Россия Эчке эшләр министрлыгы ил төбәкләрендә угрыларның үзләрен сан алучылар дип алдап, беркатлы кешеләрнең фатирларына үтеп керүләрен, акча яки кыйммәтле әйберләрен урлау очракларын фаш иткән. Мошенниклар тозагына эләкмәс өчен нәрсәләрне белергә? Бу хакта киләсе сюжетта.
Зур шау-шу куптарган очрак Санкт-Петербургта булган, анда исәпкә алучылар рәвешендә ике хатын-кыз 92 яшьлек пенсионерның фатирына кереп, бер миллион ярым сум һәм җиде йөз доллар акчасын урлаганнар. Екатеринбургта да ике карчыкны шулай алдаганнар. Татарстанда мондый очраклар теркәлмәгән. Мошенникларны чын халык санын алучылардан ничек аерырга соң?
Чын исәпкә алучы беркайчан да шәхси характердагы артык сорауларны бирми. Аңа мәгълүматны расларга кирәкми. Бары анкетадагы 33 сорау буенча сораштыру гына үткәрә. Бу сорауларның тулы исемлеге Бөтенроссия халык санын алуның рәсми сайтында урнаштырылган.
Халык санын алучы исеменнән телефон аша алдалау фактлары да теркәлгән.
«Татарстанстат»ның кайнар линиясе -221-78-78
Әгәр сан алучыга карата шик туса, аны ТатарстанСтат предприятиесенең кайнар линия телефонына шалтыратып тикшерергә мөмкин. Номеры экранда күрсәтелгән. Әгәр шигегез расланса, кичекмәстән полиция чакыртыгыз.
Булат Шакиев, Таһир Хәсәнов Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.