Сөт тагын да тәмлерәк булсын дип тырыша. Мамадыш фермеры сыерларын җиләк-җимеш белән дә тукландыра. «Растишки» рецептын куллана. Илнар Газизҗанов социаль челтәрләрдә дә актив – үз хуҗалыгыннан төшереп алган фотосүрәтләрне урнаштыра, үз рецептлары белән уртаклаша. Маллар карбыз, мандарин, башка цитруслы җимешләрне бик яратып ашый, сөтләре дә тәмлерәк була. Галимнәр уздырган тикшерүләр күрсәткoнчә, цитруслы җимешләр хайваннарның иммун системасын да ныгыта.
Бу саранлык түгел, ә тәмле ризык белән сыйлану мөмкинлеге.
Мамадыш районында шәхси хуҗалык хуҗасы малларын бик ярата. Сыерлар рационына хәтта әфлисун,кавын — карбыз кебек тәм-томнарны да керткән. Башта җимешләрне хатыны кибетеннән алганнар.
Хәзер җимешләрне күпләп сатып алалар. Илнар Газизҗанов үзенең мавыгуын – сыерларны үзенчәлекле итеп тукландыруны интернетка да куйган. Игътибар итүчеләр күп.
Малларга тәм-томнарны атнага бер көн бирәләр. Калган көннәрдә алар гадәттәгечә туклана. Алма, слива, йөзем яки башка тәмле җимешләрне күрүгә, күзләре ялтырап китә.
Маллар авырмасын өчен, Илнар җимешләрнең күләмен контрольдә тота. Җимешләрне аз ашатса да, аларның сөтне тәмләнә.
Илнар Газизанов үзен фермер түгел, ә тәҗрибәләр белән мавыгучы итеп күрә. Үзенчәлекле рецептны контрольдә тота. Кайсы кавын-карбыз, кайсы сыр ашый.
Планында ишәк һәм тәвә кошлары үрчетү. Максаты — Мамадыш районында беренче үзенчәллекле ферма оештыру. Ә эшкә бар күңелеңне биреп, яратып эшләсәң, максатка ирешергә мөмкин.
Вадим Струминский, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары, Мамадыш районы.