Иртәгә 4 ноябрдә Халыклар бердәмлеге көнендә “Смотрим.Ру” платформасында » “Славься, Отечество!» онлайн марафоны башлана. Анда Бөтенроссия Дәүләт телерадиокомпаниясенең барлык филиаллары катнаша. Телевизор караучыларга Россия халыкларының традицияләре, гореф-гадәтләре , диннәре турында уникаль сюжетлар күрсәтелә. Безнең телерадиокомпания онлайн марафонда нәрсәләр тәкъдим итәргә җыена? Киләсе сюжетта.
Төрле милләтләр бердәмлеге. Күп гасырлар дәвамында Татарстанда йөз җитмеш өч милләт халкы берләшеп, сөекле Тукаебыз язганча, тел вә лөгать алмашып яши. Уникаль тарихи урыннар да бихисап бездә. Изге Ана Казан иконасы соборы, борынгы Болгар шәһәрендәге Ислам академиясе. 2015 елның дүртенче ноябреннән башланган Халыклар бердәмлеге көнендә нәкъ менә шушы әһәмиятле тарихи урыннар белән кабат танышып булачак.
Диана Василова «Татарстан» ДТРК директоры урынбасары
“Без һәрвакыт Татарстанны ике төрле дөнья, ике төрле мәдәният, ике төрле дин кушылган бердәм республика дип әйтәбез. Әлбәттә, бу марафон кысаларында әзерләнгән сюжет нәкъ менә шушы ике дөнья хакында. Аларның ни дәрәҗәдә якын булуы һәм күп гасырлар дәвамында ни дәрәҗәдә тыныч. бергә яшәүләре турында.”
Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясенең барлык филиаллары журналистлары үзләренең кече Ватаннары тарихын тәкъдим итә. Телевизор караучыларга көнбатыштан көнчыгышка, төньяктан көньякка таба беренче юл узучыларның эзләрен күрсәтәләр, җиңү шатлыгы, җиңелү газабы белән уртаклашалар, илнең елъязмасын тәкъдим итәләр.
Рифат Сабитов Бөтенроссия Дәүләт телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары — төбәк департаменты җитәкчесе
“Бу телемарафон бөек Ватаныбызның катлаулы, драматик, тулы каһарманлык һәм героик вакыйгалары, илебез территориясендә яшәүче барлык халыклар, аларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, тарихы һәм диннәре, үткәне һәм бүгенгесе, барлык халыкларның бергә берләшеп, бөек илебезне төзү тарихын чагылдыра.”
Уналты сәгатьлек телемарафон төбәкләрдә компания филиалларының уртак тырышлыгы белән әзерләнгән онлайн-марафон сериясен дәвам итә. Барлык сюжетларные дүртенче ноябрьдә иртәнге сәгать сигездән » Смотрим.РУ» платформасыннан карап була.
Валентина Васильева, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.