Авылларда коммуникацияләрне алыштыру, юллар салу һәм ремонтлау, һәйкәлләрне, зиратларны, чишмәләрне төзекләндерү. Җирле әһәмияткә ия булган шушы һәм башка мәсьәләләрне хәл итәргә республика үзара салым программасы ярдәм итә. Дәүләт тә халыктан җыелган һәр сум акчага тагын дүрт сум өстәп, саллы гына булыша. Тукай һәм Сарман районнарында халык җыеннары кайчан уза, киәләчәктә үзара салым акчасын нәрсәләргә тотарга җыеналар? Болар турында киләсе репортажда.
Авылларны ничек яңартырга, яңа юллар, тротуарлар салырга, объектларны ремонтларга? Республикадагы күп кенә программалардан тыш, үзара салым акчасы да кайбер проблемаларны җайга салырга булыша. Монда да дәүләт ярдәме сизелерлек: җыелган суммага тагын дүрт тапкыр өстәп акча бирә.
Бу җирләрТукай районының Кече Шилнә авыл җирлегенә керә. Биредә республика программасының нәтиҗәлелеген күптән аңлаган актив кешеләр яши. Күмәк көч белән 4 урамга асфальт түшәлгән. Авыл җирлеге -Татарстанда иң зурлардан. 15 меңнән артык кеше исәпләнә. Бу Теләче районының барлык халкыннан да күбрәк. Олы Шилнәдә дә кешеләр актив. 2019 елгы җыенда балалар мәйданчыгы төзергә булганнар. Быел җәйгә ул әзер инде.
Тукай районының төньяк өлешендә өч авылны берләштергән Мусабай-Завод авыл җирлеге бар. Узган ел үзара салым буенча 360 мең сум акча җыелган, ә дәүләт бу суммага бер миллион дүрт йөз мең сумнан артык акча өстәгән.
2018 елдан башлап Тукай районы халкы үзара салым программасы буенча 60 миллион сумнан артык акча җыйган. Шәһәр яны һәм тиз үсүче муниципалитет өчен бу проект үзенчәлекле. Бүгенге көндә башкарылган эшләрне санап чыгу өчен дә шактый вакыт кирәк булыр иде.
Үзара салым программасында Тукай районы белән ызандаш Сарман районы да калышмый. Яңа юллар, балалар мәйданчыклары төзелгән, зиратлар, чишмәләр төзекләндерелгән, электр челтәрләре сузылган, иске коммуникацияләр алыштырылган. Район үзәгендә узган ел үзара салым акчасына кар көрәү, бозлавыклы юлларга реагентлар тарату, башка зур булмаган коммуналь эшләрне башару өчен трактор сатып алганнар.
Үзара салым программасында патриотик тематика да бар. Зур булмаган Яңа Саклау авылында былтыр Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларына һәйкәл куйганнар иде. Быел уртак көч белән үз каһарманнары истәлегенә парк булдырырга җыеналар.
Яңа төзекләндерелгән объектлар, балалар мәйданчыклары күрше Карашай Саклау авылында, шулай ук башка җирлекләрдә һәйкәлләр салынган.
Бу көннәрдә Татарстанда халык җыеннары башланып китте. Үзара салым акчасының күләмен, аны нинди максатка куллану кирәклеген ачыклыйлар. Ә республика һәр җыелган сумга, гадәттәгечә тагын 4 сум өстәп бирергә әзер.
Дмитрий Второв, Ленар Хәбибуллин, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Тукай һәм Сарман районнары.