Казанда күпфункцияле үзәкнең яңа офисы ачылды. Ул көнгә меңнән артык клиентны кабул итә ала.
Офисны беренче булып Татарстан Президенты карады. Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия халык санын алуда катнашты. Үзәк «коивд каникуллары» көннәрендә дә эшли, барлык хезмәтләр дә күрсәтелә. Исегезгә төшерәбез, дәүләт хезмәтләре порталында да халык санын алуда катнашырга яки исәпкә алучының өйгә килүен көтәргә мөмкин. Халык санын алуга килгәндә, Рөстәм Миңнеханов журналистларның сорауларына җавап биреп, Бөтенроссия акциясендә катнашу — һәркемнең гражданлык бурычы, дип билгеләп үтте.
***
Рөстәм Миңнеханов Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә дә булды. Ул Төбәкара клиник-диагностика үзәге эше белән танышты, заманча җиһазларны карады. Президентка пациентларны күзәтүнең электрон системасын күрсәттеләр. Ул барлык авыруларны исәптә тотарга, кирәк булганда онлайн режимында кирәкле препаратларны билгеләргә мөмкинлек бирә. Ел саен үзәктә 125 меңнән артык пациент тикшерелеп, дәвалау уза, биш меңнән артык операция үткәрелә. Үзәкнең генераль директоры хәбәр иткәнчә, учреждениедә яңа методикалар актив кертелә.
Тынычлык бистәсендә президент чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча спорт комплексы төзелешенең барышы белән танышты. Президентка чаңгы прокаты урыннарын, биатлон өчен спорт коралын саклау бүлмәсен, шулай ук турыдан-туры ату урынын күрсәттеләр. Объектны киләсе елның гыйнварында тапшырырга планлаштыралар. Ул Казанда 2023 елгы Бөтендөнья кышкы махсус уеннарын үткәрүдә кулланылырга тиеш.