Дәһшәтле сугыш еллары тарихта калды. Ул тарих легионерларны да үз эченә ала. Алар өлешчә тарихчы Искәндәр Гыйләҗевнең докторлык диссертациясендә, һәм Зөлфәт Хәкимнең легионер романында чагыла. Әлмәт театры «Идел-Урал» легионына багышланган катлаулы язмышларын тамашачыга «Кайда минем илем?» спектакле аша тәкъдим итте.
“Идел-Урал” легионы вәкиле, Гарәф Фәхретдинов истәлекләре буенча сәхнәләштерелгән “Кайда минем илем?” спектакле фашист әсирлегендә, соңрак легионда, сугыштан соң совет лагерьларында җәфа чиккән ачы язмышлы каһарманнар турында.
Мәгълүм булганча, 1944 елның 25 августында Плётцензее төрмәсендә мәгърур татарлар — Муса Җәлил, Гайнан Кормаш һәм аларның көрәштәшләре җәзалана. Уен барышында тамашачы аларны да таный. Әмма тулаем алганда легионерларның бер өлеше булган культвзвод һәм капелла артистлары тарихын чагылдыра. Татарның озын көйләреннән тыш спектакльдә итальян, поляк, француз җырлары да яңгырый.
лайф
Капеллада һәр артистның үз урыны: кемдер җырлый, икенчеләре мандолина, гармун, скрипкада уйный. Үзбәкстаннан яшь укытучы Гарәф Фәхретдинов (Дим Алиш) әйдәп баручы солистларның берсе була. Муса һәм Гайнан иҗат иткән пьесаларда төп рольләрне ул башкара. Нәкъ шул легионерлар Әлмәт театры артистлары аша җанланды.
Җырлау белән елау юкка гына аваздаш түгелдер ул халкыбыз телендә. Спектакльгә кушылып җырларлык та, еларлык та! Кыскасы “Тантана” театр премиясенең «Иң яхшы актер ансамбле» номинациясенә лаек булырлык итеп башкара Әлмәт артистлары. Ә бит бу тарихи документаль әсәр сугыштагы солдат кебек хәбәрсез югалган булырга да бик мөмкин иде. Казан редакцияләренең берсендә чүплеккә атылган җирдән Марсель Галиев табып бастырып чыгара. Ә белүебезчә, Марсель аганың зәвыгы һәм иҗаты халык исеме бирелеп исбатланган.
Мөршидә Җиһан, Ленар Хәбибуллин. Татарстан яңалыклары.